news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда экопаркинг төзү турында сүз бара

Әлеге машина кую урыннарын эстетик яктан да матур итеп эшләү күздә тотыла

 (Казан, 19 март, “Татар-информ”). Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев сәүдә-сәнәгать палатасында эшмәкәрләр белән очрашты.

Бу юлы киңәшмәдә машина кую урыннары мәсьәләсен күтәрделәр. “Паркинг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять вәкилләре җитәкчеләргә “Шәһәр экопаркингы” проектын тәкъдим итте. Алар Яңа шәһәрнең 41/05 йорты янында экопарковка төзергә исәп тоталар. Белгечләр сөйләгәннәрдән аңлашылганча, экопарковкага кергән һәр машина астына, җир өслегеннән бераз күтәртелеп, махсус рәшәткәләр җәеләчәк. Шул рәвешле, аның астындагы үләнгә зыян килмәячәк. Өстәвенә, әлеге машина кую урыннарын эстетик яктан да матур итеп эшләячәкләр, дип сурәтли “Шәһри Чаллы” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot