news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ЭкоКөз фестивале була

Биредә икенчел чималны эшкәртү технологияләре, иҗтимагый экологик оешмалар белән танышу, мастер-класслар һәм уеннар була.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). 14 сентябрьдә Чаллыда ЭкоКөз фестивале була. Икенчел чималны эшкәртү технологияләре, иҗтимагый экологик оешмалар белән танышу, мастер-класслар һәм балалар өчен кызыклы уеннар  12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькәчә Җиңү паркында үткәреләчәк. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Биредә концерт программасы, атларга, пониларга утырып йөрү һәм иппотерапия сеансы, төбәкнең экологик чиста продуктларыннан һәм осталар эшләнмәләреннән торган күргәзмә-ярминкәләр, “Изге күңелле кешеләр лигасы” хәйрия ярминкәсе, кыр кухнясы булачак.

“Фестиваль Чаллыда яшәүчеләрдә һәм яшьләрдә экологик культура һәм тормышта актив позициядә торуны булдыруга юнәлдерелгән. Табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт мәсьәләләренә битараф булмаганнарның барчасын да көтеп калабыз”, – ди Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгече Владимир Мозаффаров.

ЭкоКөзне, Чаллы шәһәре башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге, шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, “ЭкоРассвет” иҗтимагый экологик хәрәкәте һәм “Үсмер” үсмерләр-яшьләр клублары үзәге” муниципаль автоном учреждениесе үткәрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100