news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда егылган малайның кулы өстеннән узган машина хуҗасын суд хөкем иткән

Һәлакәт август башында булган.

(Чаллы, 9 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда егылган малай кулы өстеннән машина узган, автоледи вакыйга урыныннан качып киткән. Суд аны хөкем итте. Бу хакта шәһәр судында хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте 8 август кичендә була. Гаепләнүче сүзләренә караганда, ул юлның көйләнми торган кичүендә кешеләрне уздырган, шуннан соң хәрәкәтне дәвам иткән. Көзгедән ул юлда роликларда барган малайның егылганын күреп алган. Туктап, баланың ярасын эшкәрткән, шуннан соң аны хастаханәгә алып барган. Анда малайга бәрелгән дип диагноз куйганнар, бәйләгәннәр һәм җибәргәннәр. Баланы хатын-кыз өенә илткән.

Судта малай ничек җәрәхәт алган дигән сорауга, хатын-кыз аның асфальтка бәрелүен фаразлаган.

Судта малай үзе ул көнне иптәше белән роликларда йөргәнен әйткән. Юлда барганда, машинаны күргән. Бәрелешүдән котылу өчен, бордюрга ябышкан, әмма егылган һәм бу вакытта аның кулы өстеннән автомобиль узган. Хастаханәдә ул бу хакта әйтми, чөнки машина йөртүче хатын-кыз әйтмәвен сораган. Бу вакыйганың чын картинасын ул әнисенә генә сөйләгән.

Суд Чаллы хатын-кызын юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип тапкан һәм бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100