Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда Эчке эшләр идарәсенең элеккеге җитәкчесе Фәйзулла Хөсниев өендә тентү бара
Тентү сигез кешенең, шул исәптән Тукай районының элеккеге башлыгы Вәсил Хаҗиев өендә дә узган.
(Чаллы, 25 июль, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда хәзерге вакытта күпләп тентү бара. Оператив-тикшерү төркеме шул исәптән Чаллы Эчке эшләр идарәсенең элеккеге җитәкчесе Фәйзулла Хөсниев өендә дә тентү уздыра. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганак хәбәр итте.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Чаллы бүлекчәсе мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгаткан. Сүз Тукай районындагы җир кишәрлекләре белән булган махинацияләр турында бара. Җинаять эшендә 11 гектар гомуми мәйдандагы сигез кишәрлек күрсәтелгән. Тукай районы башкарма комитеты тарафыннан кишәрлекләрнең законсыз рәвештә бүленүе турындагы гариза Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгыннан кергән, дип хәбәр итте чыганак.
Тентүләр хәзерге вакытта сигез кешедә, шул исәптән Тукай районының элеккеге башлыгы Вәсил Хаҗиев һәм Чаллы Эчке эшләр идарәсенең элеккеге җитәкчесе Фәйзулла Хөсниев өендә дә узган. Эш фигурантлары алга таба тикшерүне алып бару өчен тикшерү комитетына китереләчәк.
Искәртеп үтик, Автошәһәрдә соңгы елларда җир белән бәйле җинаять эшләрен тикшерү вакытында хокук саклау органнары вәкилләре фигурант сыйфатында җәлеп ителмәгән. Шулай да Тукай районы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Рәсим Асылгәрәевкә, “Электротехник” компаниясенең элекеге учредителе Айрат Мәрдәншинга, шулай ук “Еврогрупп” юристы Альберт Хәлиуллинга карата суд эше каралганда, тикшерүче алар артында ачыкланмаган полиция вәкилләре торганлыгын әйткән иде.
- Фәйзулла Хөсниев Чаллы Эчке эшләр идарәсен 2003 елдан алып 2013 елга кадәр җитәкләде. Бу вакыт аралыгы шәһәр тарихында җинаятьчелек буенча авыр чор булды. Хөсниев бөтен ил шаулаган “29-й комплекс”, “Таһирҗановлар”, “Боксёрлар” криминаль оешмалары һәм Россиядә тыелган “Ислам җәмәгате” террорчылар оешмасын туздыру һәм юк итү эшен җитәкләүчеләрнең берсе булып санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз