Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда дин әһелләре агач утыртты
Һәр агачка аны утыртучының исеме язылган билге куела.
(Чаллы, 27 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). 26 сентябрьдә Чаллының "Нур-Ихлас" мәчетендә өйлә намазыннан соң агач утырту өмәсе үтте, дип яза җирле басма.
Ул башланганчы имам-хатыйб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин намазда катнашучыларга агач утыртуның савабы турында кыскача гына вәгазь сөйләде һәм һәр мәчет картына истәлек өчен бер чыршы агачы утыртырга тәкъдим итте. Һәр аксакал аны үзе исән вакытта тәрбияләп үстерергә тиеш булды. Бабайлар бу тәкъдимне хуплап каршы алдылар. Шуннан соң кулларына көрәк һәм үсентеләр алып агач утырту эшенә керештеләр. Тиз арада мәчет коймасы буенда яшь үсентеләр пәйда булды.
"Нур-Ихлас" мәчете территориясе зур һәм шуңа күрә биредә агач утырту эшләре дәвам итәчәк. Һәр агачка аны утыртучының исеме язылган билге куела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз