Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда дельфинарий булачак
Чаллыда дельфинарий булачак
(Чаллы, 30 март, “Татар-информ”, Илисә Ганиева). Чаллыда быел дельфинарий пәйда булачак. Аны “Дельфин” бассейнының сикерү ваннасы базасында Анапа шәһәре дельфинарие җитәкчелеге тәкъдим иткән. Алар фикеренчә, автошәһәрдә моның өчен барлык шартлар да бар.
Суга сикерү ваннасы аерым бинада урнашкан, анда алты метр тирәнлектәге, 25 метр озынлыктагы бассейн бар. Биредә дүрт дельфин, шул ук санда диңгез арысланы һәм хәтта бер кит яши ала. Дөрес, унбиш ел кулланылмаган бина ремонтка мохтаҗ. Аны тиешле хәлгә китерү өчен аренда хисабына инвесторлар 5,5 миллион сум кертергә әзер. Алар шулай ук диңгез суын регенерацияләү системасын, тамашачылар трибунасын урнаштырачак, диңгез җәнлекләрен алып киләчәк.
Дельфиннар белән тамашалар күрсәтүдән тыш, дельфинотерапия сеанслары үткәрү каралган. Бассейнда дельфиннар белән бергә йөзеп, стресстан арынырга мөмкин. Булачак дельфинарий урынында ремонт эшләрен майда башларга ниятлиләр, ә беренче тамаша агымдагы елның сентябрендә үк узарга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз