Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда «Дакар-2020» триумфаторларын каршы алдылар
«Алар Россиянең техник көчен 17нче тапкыр күрсәтте, чакыруны кабул иттеләр һәм лаеклы җиңү яуладылар», — диде очрашуда РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.
(Чаллы, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Бүген Бигеш аэропортында «Дакар-2020» халыкара ралли-рейдыннан әйләнеп кайткан «КАМАЗ-мастер» командасының тантаналы очрашуы узды. Дәрәҗәле ярышларда җиңүчеләрне «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар каршы алды.
Согуд Гарәбстаны узышлары триумфаторларын сәламләп, Әлфия Когогина: «Сез инде менә 17нче тапкыр трассада безнең спортчыларга һәм машиналарыбызга тиңнәр булмавын раслыйсыз. Без Россиянең техник көче, узышчыларыбызның батырлыгы белән горурланабыз һәм сезгә тагын да зур спорт җиңүләре телибез!», - диде.
Автошәһәр башлыгы Наил Мәһдиев «КАМАЗ-мастер» командасын — илкүләм байлык, ә спортчыларны - «Татарстан җиренең баһадирлары» дип атады.
Сергей Когогин Россия Президенты Владимир Путинның завод командасының, асылда, дөньяның иң дәрәҗәле ярышларында Россия җыелма командасына әверелүе турында әйткән сүзләрен искә төшерде. «Бу, чыннан да, гаҗәеп күренеш, аның аналогын безнең илдә табу кыен», — дип билгеләп үтте автогигант җитәкчесе.
Җавап сүзе белән чыгыш ясаганда, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин бу «Дакар»да җиңүгә омтылыш искиткеч булды, диде. «Быел без берьюлы берничә зур датаны билгеләп үтәбез. Бу - ТАССРның 100 еллыгы да. Ә Татарстанда бары бер генә девиз: «Алга!» һәм без алга, билгеләнгән максатка гына бардык. Бу - Бөек Җиңүнең 75 еллыгы да. Һәм без җиңүебезне ветераннарга багышларга теләдек», — диде Чагин.
«Татар-информ» элек Россия Президенты Владимир Путинның камазлыларны «Дакар-2020»дә җиңү белән котлавын хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз