news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда дүртенче көн рәттән 12 яшьлек югалган укучыны эзлиләр

Анастасия Морозова өеннән 22 декабрьдә чыгып киткән һәм югалган.

Чаллыда дүртенче көн рәттән 12 яшьлек югалган укучыны эзлиләр

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда югалган унике яшьлек кызны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Полиция мәгълүматларына караганда, Анастасия Морозова 22 декабрьдә өйдән чыгып киткән һәм югалган.

Укучы кыз карап торышка 13-14 яшьләр чамасында, ябыграк гәүдәле, чәчләре көрән, туры, җилкәсенә кадәр төшеп тора.

Анастасия озын кара куртка, кара джинсы чалбар һәм ботинкалар кигән.

Кызның урнашу урыны турында берәр кешедә мәгълүмат булса, полиция дежур частенең түбәндәге телефоннарына: +7 (855-23) 4-70-33, 34-47-54, 37-91-16 һәм 37-91-17 шалтыратуны сорыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot