news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда дүрт яшьлек кыз балконнан егылып төшкән

Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган һәм аңын югалткан кызны Автошәһәр хастаханәсенә китергәннәр.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Чаллыда дүрт яшьлек кыз балконнан егылып төшкән, дип хәбәр итә «Челнинские известия» газетасы.

Әлеге фаҗига 30 апрельдә көндез булган. Кыз яңа шәһәрдәге күпфатирлы йортның дүртенче катында урнашкан балкон тәрәзәсеннән егылган.

Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган һәм аңын югалткан кызны Автошәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Хәзерге вакытта ул реанимациядә ята. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100