Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда дүрт ир-атның үзара аңлашуы үлем белән төгәлләнгән
Мөнәсәбәтләрне ачыклауны алар пычак, бита, чүкеч ярдәмендә хәл итәргә тотынганнар.
(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). Чаллыда дүрт ир-атның үзара аңлашуы үлем белән төгәлләнгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Кан коешлы аңлашу 8 апрельдә иртән ЗЯБ бистәсендә булган. Ике бертуган 29 һәм 26 яшьләрдәге туганнан-туган энеләрен аңлашуга чакырган. Алары да буш кул белән килмәгән - бейсбол битасы һәм чүкеч алганнар.
Бәрелешүдә ир-атларның берсе үлгән, тагын берсен авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.
Җинаятьтә шикләнелеп, 45 яшьлек Сергей Леоненко тоткарланган. Ул җинаятькә катнашы барлыгын өлешчә генә таныган.
Тоткарланучы берьюлы ике маддә – “Үтерү” һәм “Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерүгә омтылыш” буенча шикләнелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз