news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда дүрт балыкчыны коткардылар

Ир-атларны Кама елгасы буенда Прибрежный паркы янында тапканнар.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда Кама елгасы буенда дүрт балыкчыны коткардылар, дип "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Һәлакәт булган урынга килгән коткаручылар, полиция хезмәткәрләре белән бергә балыкчыларны яр буена чыгарганнар. Аларга беренче ярдәм күрсәтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot