news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Чаллыда дәүләт бүләкләрен тапшырдылар
Кичә Чаллыда иң яхшы шәһәрлеләрне бүләкләделәр – Орган залында Татарстан республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.
Скопировать ссылку
(Чаллы, 3 июнь, “Татар-информ”). Кичә Чаллыда иң яхшы шәһәрлеләрне бүләкләделәр – Орган залында Татарстан республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.
“Дәүләт бүләкләре – профессиональлек, актив гражданнар позициясенә хөрмәт билгесе, кешеләрнең хезмәттәге уңышларын һәм иҗади казанышларын җәмәгатьчелек тарафыннан тану”, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков, халык хуҗалыгының төрле тармаклары вәкилләренә, педагогларга, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшырып.
Шәһәр мэры “Чаллы халкының мәшгульлек үзәге” идарәсенең элеккеге директоры Нәкыйф Вәлиевка, “Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе” учреждениесенең баш табибы Евгений Лушниковка “Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медален тапшырды. “Автоградбанк” шәһәр коммерция банкы” ЯАҖнең юридик эш буенча идарә рәисе урынбасары Резеда Ахунова, “Бехтерев исемендәге РКПХ” филиалы – Чаллы психоневрология диспансеры баш табибы Исаак Беккерга, 2нче санлы балалар музыка мәктәбенең фортепиано классы укытучысы Галина Волковага, “Татэлектромаш” ААҖ генераль директоры Илдус Исламовка “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” мактаулы исеме бирелде.
Җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтәләр идарәсенең элеккеге башлыгы Валентин Нурмөхәммәтов, “Провинция” камера оркестры” МУ сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Игорь Лерман ТР Президентының рәхмәт хатына лаек булды. Запастагы рядовой Валентин Семенов “Хәрби батырлык өчен” юбилей медале белән бүләкләнде, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Шәһәр мэры Илдар Халиков бүләкләнгән кешеләрнең барысын да лаеклы бәяләнүләре белән котлады һәм бу бүләкләрнең соңгылары булмас дигән ышанычын белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot