news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә уңышка ирешкәннәргә акчалата премия тапшырылды

Җиңүчеләр 57 500 сум күләмендә акчалата бүләккә ия булды.

(Чаллы, 27 апрель, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллыда узган Шигырь бәйрәмендә әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә уңышка ирешкән шәхесләрне бүләкләделәр. 

«Әдәбият» номинациясендә шагыйрә Вера Хәмидуллина, «Сынлы сәнгать» номинациясендә рәссам Виктор Анютин, «Театр сәнгате» номинациясендә «Камаз» мәдәният сарае һәм «Музыкаль башкару сәнгате» номинациясендә җырчы, композитор Гөлназ Закирова җиңү яулады.

Җиңүчеләрнең һәрберсенә 57 500 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. 

Әлеге премия Чаллыда 2013 елда кертелгән иде. Ул елда җиңүчеләргә 100 мең сум күләмендәге премия бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot