news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары теркәлгән

Автоградта коронавирус белән авыруның 560 очрагы теркәлгән, 253 кеше терелгән, 4 536 кеше медицина күзәтүеннән алынган.

Чаллыда Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары теркәлгән
Набчелны ру

(Чаллы, 8 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда сәнәгать предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә, шул исәптән дәвалау-профилактика оешмаларында коронавирус таралуның яңа һәм кабатлану очраклары теркәлгән. Бу хакта мэриядәге эшлекле дүшәмбедә автошәһәрнең баш санитария табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте.

Роспотребнадзорның җирле бүлеге башлыгы инфекция таралу күзәтелә торган объектларны, шул исәптән кабатлану очраклары таралган объектлар турында да әйтмәде.

Илгизәр Бариев сүзләренчә, узган атнада Чаллы предприятиеләренә өстәмә санитар чаралар уздыру турында 141 күрсәтмә бирелгән. Тикшерүләр 179 объектта, шул исәптән шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев кушуы буенча тикшерелгән төзелеш мәйданчыкларында да узды.

Чаллыда коронавирус белән авыруның барлыгы 560 очрагы теркәлгән, 253 кеше терелгән, 4 536 кеше медицина күзәтүеннән алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100