news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда чыршыларны 56 урыннан алырга мөмкин була

20 декабрьдән соң урман гүзәлләрен сату урыннарына чыгарылачак

 (Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Чаллы шәһәре башкарма комитетында чыршылар сату урыннарын билгеләделәр. Быел урман гүзәлләрен 56 урыннан алырга мөмкин булачак. Чыршылар 20 декабрьдән сәүдә үзәкләре, эре кибетләр янында һәм базарларда сатылачак, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot