news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда чит ил автомобиле мотоциклчы кызны бәрдергән

Зыян күрүченең мотоцикл белән идарә итәргә рөхсәт бирә торган таныклыгы булмаган.

Чаллыда чит ил автомобиле мотоциклчы кызны бәрдергән
Чаллы автоинспекциясе

(Чаллы, 2 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда чит ил автомобиле мотоциклчы кызны бәрдергән. Зыян күрүчене ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең реанимация бүлегенә озатканнар. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Узган кичтә Машина төзүчеләр урамында «Опель Астра» автомобиленең 30 яшьлек йөртүчесе, Минзәлә тракты ягыннан Халыклар дуслыгы проспекты юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, борылган вакытта 27 яшьлек кыз идарә иткән «Хонда» мотоциклына юл бирмәгән.

Авыр тән җәрәхәтләре алган мотоциклчыны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең реанимация бүлегенә озатканнар. Зыян күрүченең мотоцикл белән идарә итәргә рөхсәт бирә торган таныклыгы булмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot