news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда чана шуганда хатын-кызның сәламәтлегенә җитди зыян килгән

Гадәттән тыш хәл ГЭС бистәсендәге Тукай яр буенда күпердә булган.

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”). Чаллыда 42 яшьлек хатын-кыз чанада шуганда кабыргаларын сындырган һәм башын бәреп, аңын югалткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәл ГЭС бистәсендәге Тукай яр буенда күпердә булган. Бу хәлнең шаһитлары ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына шалтыратып, кыз баланың чанада шуганда башын бәреп, көчле кан китүен, ул аңын югалтуын, әти-әниләре янәшәдә булмавын җиткерә.

Урынга 6 нчы зона-коткару отряды хезмәткәрләре килгән, алар зыян күрүченең 42 яшьлек хатын-кыз булуын ачыклый, аныашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләренә тапшыра. Табиблар шулай ук  хатын-кызның кабыргалары сынганлыгын да җиткергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100