news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда чакырылыш комиссияләре эшли башлады

Быел язгы чакырылышта Чаллыдан армия сафларына 397 егет китәчәк.

(Чаллы, 5 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Быел язгы чакырылышта Чаллыдан армия сафларына 397 егет китәчәк. Үсмерләрнең сәламәтлеген тикшерү комиссияләре эшли башлаган. Булачак солдатларның беренче төркеме 17 апрельдә озатыла, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

Бу чакырылышта машина йөртүчеләр һөнәренә ия булганнарга өстенлек бирелә. Чөнки Россия хәрби гаскәрләрендә “С” категорияле йөртү таныклыгына ия солдатлар җитми икән.

Чаллыда 2017 елда барысы чакырылыш комиссиясен үтәргә бурычлы 1961 кеше исәптә тора.

 

 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot