news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда чүплектә табылган кеше аягы турындагы җинаять эшен тикшерү тәмамланды

Хокук саклау органы хезмәткәрләре версиясе буенча, ике таныш ир-ат талашкан, берсе икенчесен үтергән, мәетне кисәкләргә бүлгәләргә маташкан.

(Чаллы, 23 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллының Тогай чүплегендә табылган кеше аягы турындагы җинаять эшен тикшерү тәмамланды. Бу турыда «Татар-информ»га хокук саклау органындагы чыганактан билгеле булды.

Автошәһәрнең 35нче комплексындагы йортларның берсендә ике мәет табылган. Икесе дә 30-40 яшьлек ир-ат мәетләре. Бер мәетнең аягы булмаган. Беренчел мәгълүматлар буенча икенчесе үз-үзенә кул салган.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Тогай чүплегендә кеше аягы һәм фатирда аяксыз мәет табылу фактларын тикшергән. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, ике дус талашкан, берсе икенчесен үтергән һәм мәетне ваннада кисәкләргә бүлгәләргә булган, әмма башлаган эшен тәмамлый алмаган.

Икенче ир-ат дустының кисеп алган аягын чүплеккә ташлаган һәм үз-үзен үтергән. Фаҗига сәбәпләрен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot