news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда өч машина катнашындагы юл һәлакәтендә бер йөртүче һәлак булган

Шәһәрдән җиде чакрым ераклыкта «Лада Ларгус» һәм «Киа» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллы шәһәре янында өч машина катнашындагы юл һәлакәтендә бер йөртүче һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгының автошәһәрдәге корреспонденты хәбәр иткән.

Аның мәгълүматлары буенча, бүген шәһәрдән якынча 7 чакрым ераклыкта Сарман ягына бара торган юлда «Лада Ларгус» каршы як полосага чыккан һәм «Киа» белән бәрелешкән.

Һәлакәттә «Ларгус» автомобиле йөртүчесе алган җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән. «Киа» белән идарә итүче кызны хастаханәгә озатканнар.

Бәрелешкән автомобильләргә ундүртенче модельле «Лада» килеп бәрелгән. Автомобильдә утыручыларга зыян килмәгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100