news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда өч машина белән авариядә имгәнгән йөртүчене реанимациягә салганнар

Зур тизлектә килгән «Митцубиси Аутлендер» светофорда туктап торган «Лада Ларгус»ка бәрелә.

Чаллыда өч машина белән авариядә имгәнгән йөртүчене реанимациягә салганнар
Чаллы буенча ЮХИДИ

(Чаллы, 27 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы шәһәре читендә өч автомобиль бәрелешкән, шуннан соң машина йөртүчеләрнең берсен реанимациягә озатканнар. Бу хакта Чаллы буенча ЮХИДИда хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә Залесный проспектында 72нче  йорт каршында булган. «Митцубиси Аутлендер» белән идарә итүче 70 яшьлек шофер зур тизлек бара. Ул светофор каршында торган «Лада Ларгус» автомобиленә бәрелә. Бу машина белән 43 яшьлек ир-ат идарә итә. Аннары «Лада Ларгус» автомобиле «Лада Калина»га барып бәрелә. «Митцубиси» үзе бордюрга һәм юл билгесе баганасына, аннан коймага барып төртелә.

Һәлакәт урыныннан «Лада Ларгус» машинасы йөртүчесен ашыгыч ярдәм белән реанимация бүлегенә алып киткәннәр, «Митцубиси» шоферы да имгәнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot