Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда өч кешенең үлеменә бәйле эштә гаилә конфликты төп версия буларак карала
Гаилә Баулы районына күченергә планлаштырган, әмма гаилә башлыгына әлеге идея ошамаган һәм ул күчеп китүгә катгый рәвештә каршы чыккан.
(Чаллы, 24 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда өч кешенең үлеменә бәйле эштә гаиләдәге конфликт төп версия буларак карала. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Чаллы шәһәрендәге бүлекчәсеннән хәбәр иттеләр.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, Яңа шәһәрнең 49нчы комплексында өч кешедән торган гаиләнең үлемендә гаилә башлыгының яшәү урынын алыштырырга теләмәве төп сәбәп булырга мөмкин.
Өч кешедән торган гаилә (62 яшьлек ир-ат, 54 яшьлек хатын-кыз һәм аларның 34 яшьлек уллары) Баулы районына шәхси йортка (биредә аларның тагын бер уллары гомер кичергән) күченергә ниятләгән. Әмма гаилә башлыгына әлеге идея ошамаган һәм ул күчеп китәргә теләмәгән. Тикшерүчеләр фаразлавынча, конфликт нәкъ менә шул сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин.
Гаилә әгъзаларының берсе, ике кешене үтереп, соңыннан үз-үзенә кул салуына бәйле версияне ишекне ватып керү эзләре булмавы һәм мәетләрнең яткан урыннары да раслый: әни кеше һәм улының мәете йокы бүлмәсендә табылган. Аларның тәнендә пычак ярасы бар. Әтиләренең мәетен исә ваннадан табып алганнар. Ул үз-үзенә кул салган булырга мөмкин.
«Хәзерге вакытта гаилә әгъзаларының психик тайпылышлары булганмы-юкмы икәнлеге тикшерелә. Туганнары раславынча, әтисе һәм улы психиатрда исәптә торган булырга мөмкин», - дип хәбәр итте хокук саклау органнарындагы чыганак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз