news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда өч игезәк туган

Өч балалы яшь гаиләгә социаль ипотекага фатир алу бик кыен.

һҺ(Чаллы, 31 октябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Зөлфия Галим). Чаллы шәһәрендә быел беренче тапкыр берьюлы өч бала туды. Әлеге сабыйларның бәхетле әти-әниләре 25 яшьлек Лилия белән 30 яшьлек Радик Насифуллиннар.  

Малайларга Данияр, Илнур, Тимур дип исемнәр кушканнар. Иң кечкенәсе 2 кг 90 г, икенчесе – 2 кг 130 г, өченчесе – 2 кг 450 г булып дөньяга килгән. Хәзер алар барысы да 3 килограммнан артык авырлыкта. Лилия йөклелек чорында Кама балалар медицина үзәгендә исәптә торган, сабыйлар "кесарев" кисеме ысулы белән Казанда дөньяга килгәннәр. Лилиянең әйтүенчә, йөклелек җиңел узган, соңгы атнада гына хәрәкәт итү кыенлашкан.

Лилия белән Радик моннан 2 ел элек өйләнешкәннәр. Сезнең берьюлы өч балагыз була дигәнгә башта ышанып та бетмәгәннәр.

– Башта бераз куркытты, хәзер ияләндек инде. Балалар тыныч, төнлә борчымыйлар диярлек. Тик берсе еласа, калганнары да кушыла, – ди Лилия.

Малайлар холык-фигыльләре белән бер-берсеннән аерылалар. Өченчесе бик тыныч, Насифуллиннар кеше фатирында акча түләп яшиләр. Радик Эчке эшләр идарәсендә полиция хезмәткәре. Ә Лилия 36нчы балалар бакчасында 5 ел тәрбияче булып эшләгән. Аның балалар тәрбияләүдә тәҗрибәсе җитәрлек. Өч балалы яшь гаиләгә социаль ипотекага фатир алу бик кыен. Яшь анага туганнары булыша. Малайларның әтисе, әби-бабайлары эшли икән.

"Өч бала белән урамга чыгу бик кыен. Без ике урынлы һәм бер урынлы ике бала арбасы алдык. Ярдәмчеләр булганда урамга чыгабыз ", – ди Лилия.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100