Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттырганнар
Барлык депутатлар да әлеге карарны бер тавыштан хуплаган.
(Чаллы, 30 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). 29 мартта Чаллыда узган чираттагы шәһәр башкарма комитеты сессиясендә депутатлар укытучыларга һәм мәдәният хезмәткәрләренә эш хакларын арттыру мәсьәләсен карадылар, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.
2017 елның 1 мартыннан өстәмә белем бирүче мөгаллимнәр һәм спорт хезмәткәрләренең акчасы 36 процентка арта, мәдәният хезмәткәрләренә 28 процент өстиләр, гомум белем бирүче мәктәпләр укытучыларының эш хакын 3 процентка арттыралар. Барлык депутатлар да әлеге карарны бер тавыштан хуплаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз