news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда быелның беренче яртыеллыгында үлем-китем күрсәткече республикада иң түбәне булган

Агымдагы елның җиде аенда Чаллыда 4141 бала туган, аларның 54 проценты - малайлар, 46 проценты - кызлар.

(Чаллы, 13 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда быелның беренче яртыеллыгында үлем-китем күрсәткече республикада иң түбәне булган. ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Чаллыда үлем-китем күрсәткече 1 меңгә 5,3 кеше тәшкил итә.

Көн саен шәһәрдәге бала тудыру йортларыннан 30 сабыйны чыгаралар. Агымдагы елның җиде аенда Чаллыда 4141 бала туган, аларның 54 проценты - малайлар, 46 проценты - кызлар.

Быел 68 гаиләдә игезәкләр туган, узган елда алар 57 пар булган. Өч гаиләдә исә өч игезәк дөньяга килгән. 2018 ел Чаллыда өч игезәкләр саны буенча рекордлы ел булды, дип искәртте Зарипова.

news_right_1
news_right_2
news_bot