news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда булган транспорт һәлакәтеннән соң машина йөртүче комада

Җиңел машина реклама конструкциясенә килеп бәрелгән булган.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген төнлә Яр Чаллы шәһәрендә булган транспорт һәлакәте турында өстәмә мәгълүматлар билгеле булды. Җиңел машина реклама тактасы баганасына килеп бәрелгән иде, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Яр Чаллы проспектында 12 нче моделле «Лада» реклама тактасы баганасына бәрелеп, нәтиҗәдә, рульдәге 25 яшьлек егет зыян күргән. Шул урынга килеп җиткән коткаручылар калҗайган машинадан егетне комада килеш алганнар. Табиблар аны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә салган.

news_right_1
news_right_2
news_bot