news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда булачак Җәмигъ мәчетенең стеналарын күтәрә башлыйлар

Шәһәр имам-мөхтәсибе сүзләренчә, ел әйләнәсендә 26 млн. сумлык төзү-монтаж эшләре башкарылган.

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Чаллы Җәмигъ мәчете төзелеше быел да дәвам итәчәк. 18 июньдә Чаллы мөхтәсибәтендә узган Җәмигъ мәчете төзелеше Попечительләр шурасы утырышы йомгаклары шулай дип нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан мөселманнары диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә.

Бу хакта шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин: “ Узган ел бинаның идән асты өлешен тәмамлау бурычы куелган иде. Аны тәмамлап, җир өстенә чыктык. Ел әйләнәсендә 26 млн. сумлык төзү-монтаж эшләре башкарылды. Бер үк вакытта проектны камилләштерү эшләре барды. Башкарылган эшләр канәгатьләнерлек дип табылды.

Төзелешне быел да дәвам итәргә ниятебез бар. Бу мөмкинлек турында сөйләшү булды. Максатыбыз – монолит стеналарны күтәрә башлау. Ул чагында мәчет төзелеше күзгә дә күренә башлар иде. Чөнки моңача барлык эшләр җир асты өлешендә барды. Ә стеналар күтәрелеп, халык күрә башласа, төзелешкә ярдәм итү теләге дә үсәр иде. Шулай ук быел алдыбызда торган бурычларның берсе - проектлау эшләрен тулысынча тәмамлау", - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100