news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда бу ялларда күп төрле спорт ярышлары узачак

Чаллыда бу ялларда күп төрле спорт ярышлары узачак

(Чаллы, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Айрат Башкуров). Чаллыда шимбә-якшәмбе көннәрендә шәһәр, республика һәм Россия күләмендәге күп кенә спорт ярышлары үткәрелә.

“Олимпия” спорт комплексында “КАМАЗ” призына дзюдо буенча узучы XX традицион турнирда республиканың һәм Россиянең иң көчле спортчылары катнашачак. “Яр буе” паркында җиңел атлетика кроссы буенча Татарстан чемпионаты уза. “Салават күпере” сәламәтләндерү комплексы янындагы трассаларда велоспорт буенча ачык чемпионат һәм шәһәр беренчелегенә ярышлар үткәрелсә, “Витязь” спорт комплексында “Автодорстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте призына волейбол турнирының хәлиткеч уеннары узачак.

Каланың футбол кырларында исә һәвәскәрләр арасында футбол буенча шәһәр Чемпионаты һәм Шәһәр мэры кубогына шулай ук футбол буенча балалар турниры матчлары уздырыла. Боз сараенда үтүче чара шәһәрлеләрнең төп игътибар үзәгендә булачак. Бүген биредә билбау көрәше буенча Россиянең икенче Кубогына ярышлар уза. Турнирның мактаулы кунагы – күп мәртәбәләр олимпия чемпионы Александр Карелин. Ярышларда барлыгы 17 команда (алар арасында Татарстан җыелмасы һәм Чаллы командасы да бар) катнашачак. Чаллы командасы турнирда аерым чыгыш ясый. Ярышлар ир-егетләр арасында 66, 73, 81, 90, 100 килограммга кадәр һәм аннан авыррак үлчәүдә, хатын-кызлар арасында исә 58, 66 килограммга кадәр һәм аннан авыррак үлчәү категорияләрендә узачак. Турнирның баш хөкемдары – халыкара категорияле судья, 1972 елда Мюнхенда узган Җәйге Олимпиаданың бронза призеры, атказанган спорт остасы Фәрхәт Мостафин.

news_right_1
news_right_2
news_bot