news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда боз астына төшеп киткән балыкчыны коткарганнар

Коткарылган ир-ат туңу билгеләре белән хастаханәгә салынган.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Чаллыда боз астына киткән балыкчыны коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә иртән ГЭС бистәсендәге Мәләкәс елгасында ярдан 40 метр ераклыкта 33 яшьлек ир боз астына киткән. алтынчы зона коткаручылары ирне судан чыгарган һәм ярга алып чыккан», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Зыян күрүчене туңу билгеләре белән хастаханәгә салганнар. Башлангыч мәгълүматлар буенча, су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозу һәлакәт сәбәбе булып тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100