news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда биюче татар кызы сурәтләнгән мурал ясаганнар

Рәссам Марат Билалов яңа эшен Татарстан АССРның 100 еллыгына багышлаган.

Чаллыда биюче татар кызы сурәтләнгән мурал ясаганнар

(Чаллы, 19 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда биек йорт диварында татар биючесе сурәте барлыкка килде. Граффитины ясаган рәссам Марат Билалов үзенең яңа эшен ТАССРның 100 еллыгына багышлаган.

Мурал 11 комплекстагы 26нчы йортның диварына ясалган. Элек диварны кызгылт-сары төсле орнамент бизи иде. Хәзер анда яшел милли кием кигән биюче татар кызы сурәтләнгән.

Моңа кадәр стенада булган геометрик фонга төшерелгән биюче кыз сурәте гармонияле рәвештә туры килеп, аңа җанлылык һәм җиңеллек биргән. Бу турыда Чаллы халкы социаль челтәрләрдәге граффити турында фикер алышуларда белдерде.

Шәһәр халкына Марат Билалов иҗат иткән башка сурәтләр дә билгеле. Ул Шами Усманов урамында урнашкан 43/08нче йортның ян диварында революционер һәм язучының портретын ясаган. Рәссам бу эше турында сөйләгәндә Шамил Усмановның ТАССР юбилее белән ассоциацияләнүен билгеләп үтте. 1927 елның ноябрендә эшли башлаган татар радиосы нәкъ менә Шамил Усманов тавышы белән «сөйли башлаган». 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100