news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда бишенче сыйныфта укучы бала югалган

Баланың анасы полициягә гаризаны 14 гыйнварда кич белән генә язган.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда 11 яшьлек малай югалган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, бала 13 гыйнварда иртән өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Бишенче сыйныфта укучы баланың анасы полициягә гаризаны 14 гыйнварда кич белән генә язган.

Агентлыкка билгеле булганча, бала моңа кадәр дә өйдән чыгып китеп югалгалаган булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot