news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда бишенче каттан сикерергә җыенган ир-атны коткарганнар

Ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре йорт тәрәзәләре астында шактый вакыт басып торып, ир-атны тәрәзә яныннан китәргә үгетләгән.

Чаллыда бишенче каттан сикерергә җыенган ир-атны коткарганнар
Валентин Кулагин

(Казан, 1апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда ир-ат биш катлы йорт тәрәзәсеннән сикерү белән янаган. Бу хакта «Татар-информ»га автокаладан үз хәбәрчесе хәбәр итте. 

Бу хәл бүген бишенче комплекстагы торак йортларның берсендә була. Ир-ат бишенче каттагы тәрәзә төбендә урамга аркасы белән утырган. Вакыйга урынына полиция, Росгвардия хезмәткәрләре, шулай ук янгын сүндерүчеләр килә. Ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре йорт тәрәзәләре астында шактый вакыт басып торып, ир-атны тәрәзә яныннан китәргә үгетләгән.

Бераздан ир-атны күндергәннәр. Ачыкланганча, аңа 44 яшь һәм ул Үзбәкстаннан килгән. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен полицейскийлар ачыклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100