news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда биш яшьлек баланы тәрәзәдән ыргыткан ирне ун елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

Судта Иван Никитин гафу үтенгән.

(Чаллы, 26 апрель, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы суды биш яшьлек баланы тәрәзәдән ыргыткан ир-атны ун елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды.

Бүген хөкем ителүче Иван Никитин соңгы сүзен әйткән. Ул үз мөрәҗәгатендә: “Мине гафу итүегезне сорыйм. Мин беркемне дә үтерергә теләмәдем. Гадел хөкем чыгарылуына өметләнәм”, - дигән.

6 февральдә Иван Никитин танышы фатирында алкоголь кулланган. Шунда хуҗа хатынның оныгы булган. Тикшерү фаразлары буенча, Иван Никитин бик нык исерек булып, биш яшьлек баланы тәрәзәдән ыргыткан. Кыз бала өченче каттан егылып төшкән, бәхеткә, ул исән калган.

Шаһит кеше ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырган. Кыз баланы хастаханәгә китергәннәр. Егылганда баланың беләзек сөяге сынган һәм ул бик курыккан. 34 яшьлек Иван Никитинга карата җинаять эше ачылган. Ул үз гаебен өлешчә таныган.

Суд Иван Никитинны ун елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды һәм каты режимдагы колониягә озатты. Өстәмә җәза сыйфатында суд аның иректәге гомерен тагын бер елга чикләде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot