news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда биш катлы йортта янгында 82 яшьлек әби һәлак булган

Өченче каттагы фатирда йорт җиһазлары янган.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллының Сарман проспектындагы 64 йортта янгын чыккан. Бу хакта янгын сагының 101 номерына бүген иртән хәбәр иткәннәр.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, урында ачыкланганча, биш катлы йортның өченче катындагы фатирда йорт җиһазлары януы ачыкланган. Аш бүлмәсендә 82 яшьлек әбинең мәете табылган.

Янгын 0,5 кв. метр мәйданга зыян китергән. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100