news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда биш катлы йортта чыккан янгында ир-ат зыян күргән

Янгын Сөембикә проспектындагы 80нче йортның бер фатирында чыккан.

(Казан, 7 август, “Татар-информ”). Чаллыда биш катлы йортта чыккан янгында ир-ат зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Сөембикә проспектындагы 80нче йортның бер фатирында янгын чыккан.

Подъезд төбендә янгын сүндерүчеләрне фатир хуҗасы көтеп алган һәм фатир ишеге бикләнмичә калганлыгын әйткән. Ир-атны табиблар карагач, кул чуклары пешкәнлеге ачыкланган. Анны хастаханәгә алып киткәннәр.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче йорттан 15 кеше, шул исәптән ике бала үзләре чыккан.

12 минуттан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынны тулаем сүндергән. Янгын мәйданы 15 квадрат метрны тәшкил иткән. Кухняда җиһаз, балконда хуҗаның шәхси әйберләре янган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын сәбәбе булып, ут белән сак эш итмәү тора.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot