news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда әбисе белән юл аша кызыл утка чыгып баручы кызны автомобиль бәрдергән

Шаһитлар сүзенә караганда, кызны машина астыннан тартып диярлек чыгарганнар.

Чаллыда әбисе белән юл аша кызыл утка чыгып баручы кызны автомобиль бәрдергән
архив/Салават Камалетдинов

(Чаллы, 11 февраль, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда җиңел автомобиль йөртүче әбисе белән светофорның кызыл утына юл аркылы чыгып баручы кызны бәрдергән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Шаһитлар юл-транспорт һәлакәте 10 февраль көнне Мәскәү һәм Автозавод проспектлары чатында төшкә кадәр булганлыгын җиткерә. Беренчел мәгълүматлар буенча, автомобиль светофорның рөхсәт ителгән төсендә борылышка барганда, җәяүлеләр өчен рөхсәт ителмәгән кызыл төс янганда, әби оныгы белән юл аркылы чыгарга юнәлгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кыз бала зыян күргән. Шаһитлар сүзенә караганда, аны машина астыннан тартып диярлек чыгарганнар. Урынга килгән ашыгыч ярдәм машинасы кызны хастаханәгә алып киткән. Әлегә кыз баланың хәле турында мәгълүмат юк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot