Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда билгесез затлар автокранга ут төрткән
Янгын кичә төн уртасында 14/8нче йорт янындагы төзелеш мәйданчыгында чыккан.
(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Чаллыда билгесез затлар автокранга ут төрткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
14/8нче йорт янындагы төзелеш мәйданчыгында автокран кабинасында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә төн уртасында килгән.
Урынга килгән 56нчы янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләрен каравылчы каршы алган. Бу вакытта шул тирәдән узып баручылар утны үз көчләре белән сүндергән була инде.
Нәтиҗәдә, автокранның кабинасы янган. Янгынның мәйданы 0,5 квадрат метр тәшкил иткән.
Янгын автокранга ут төртү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз