news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда берьюлы өч «Фольксваген» автомобиле бәрелешкән

Һәлакәт нәтиҗәсендә шоферларның берсе зыян күргән.

Чаллыда берьюлы өч «Фольксваген» автомобиле бәрелешкән
соцсети

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллыда берьюлы өч «Фольксваген» автомобиле бәрелешкән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Аларның әйтүенчә, авария кичә кич Гостев урамында булган. «Фольксваген Пассат» шоферы «Тигуан» автомобиле белән бәрелешкән, анысы, үз чиратында, каршы як полосага чыгып, «Поло»га килеп сыланган.

Төрле тән җәрәхәтләре алган «Фольксваген Поло» шоферын хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot