news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда “Беренче курс студенты көне–2009” зона фестиваленә барысы да әзер

Чаллыда “Беренче курс студенты көне–2009” зона фестивале уза

(Чаллы, 4 декабрь, “Татар–информ”, Евгений Сироткин). Бүген 18.00 сәгатьтә Автошәһәрнең Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда “Беренче курс студенты көне–2009” зона фестиваленең гала–концерты була.
Яшьләрнең “Шәһәр студентлар советы” җирле иҗтимагый оешмасы Чаллы шәһәре башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе һәм “НУР” яшьләр үзәге ярдәмендә ел саен “Беренче курс студенты көне” зона фестивален үткәрә. Быел фестиваль җиденче тапкыр уздырыла.
Фестивальдә Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре югары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең аерым башкаручылары һәм үзешчән сәнгать коллективлары катнаша. Чарада барлыгы 17 иҗат коллективы һәм 100 гә якын башкаручы катнашачак, диде яшьләрнең “Шәһәр студентлар советы” җирле иҗтимагый оешмасының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча рәисе урынбасары Константин Пучкин.
Моннан тыш, Автошәһәрнең Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда ятим һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның кул эшләре урын алган хәйрия күргәзмәсе узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100