news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда бер яшьлек бала кайнап торган сулы савытны өстенә аударган

Тәне нык пешкән сабыйны Кама балалар медицина үзәгенә китергәннәр.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда бер яшьлек бала үз өстенә бер савыт кайнар су аударган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагы сөйләде.

Чыганак мәгълүматлары буенча, бәхетсезлек очрагы кичә булган. Кухняда йөрүче бер яшьлек сабый өстенә кайнап торган сулы савыт төшкән.

Тәненең күкрәк өлеше нык пешкән баланы ашыгыч рәвештә Кама балалар медицина үзәгенә китергәннәр. Малайның тормышына куркыныч янамый.

news_right_1
news_right_2
news_bot