news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда бер яшьлек бала өстенә чәйнек белән кайнар су әйләндереп каплаган

Тәне пешкән баланы Чаллының Кама балалар медицина үзәгенә озатканнар.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда бер яшьлек бала өстенә бер чәйнек кайнар су әйләндереп каплаган, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

Газета язуынча, әлеге күңелсез хәл кичә Яңа шәһәрдәге фатирларның берсендә килеп чыккан. Тәне пешкән баланы Чаллының Кама балалар медицина үзәгенә озатканнар. Хәзерге вакытта ул хирургия бүлегендә дәвалана.

news_right_1
news_right_2
news_bot