news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда берәү террористларга акча җибәргән

Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылган.

 (Чаллы, 30 декабрь, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”). Татарстанның Чаллы шәһәрендә яшәүче 41 яшьлек инвалид Россиядә тыелган “Ислам дәүләте” оешмасына акча җибәргән, дип хәбәр итте “Шәһри Чаллы” газетасы.

Психик яктан тулы булмаган бу кеше хәзер мәҗбүри рәвештә хастаханәдә дәвалана. Ул инде 2014 елда да Дагыстанда яшәүче берәүгә 1 мең сум акча җибәргән булган. Акча югарыда телгә алынган оешманы финанслауга китә дип уйлаган.

Инвалидның акча җибәрүе хакында Федераль куркынычсызлык хезмәтендә белеп алганнар һәм 28 декабрьдә аңа карата “Террористик эшчәнлеккә ярдәм иткән” дигән маддә нигезендә җинаять эше кузгатканнар. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Хокук саклау органнары бу кешенең исем-фамилиясен әйтүдән тыелып торалар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot