news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда бер төркем эшчеләр наркотик куллану-кулланмауга карата тест узган

Хезмәткәрләрне тикшерүгә шәһәр Советы депутатлары басым ясаган

(Чаллы, 18 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Ел башыннан бирле Чаллы шәһәренең техноген яктан куркыныч саналучы һәм транспорт предприятиеләрендә эшләүче 443 хезмәткәре наркотиклар куллану-кулланмауга карата тест узган. Бу чараны үтәүдә шәһәр Советы депутатлары басым ясаган, дип хәбәр итә “Челнинские известия”.
Депутатлар юктан гына бу эшкә алынмаган. Соңгы вакытларда юлларда наркоман машина йөртүчеләр тарафыннан кылынган аварияләр саны арткан. Мәҗбүри тестны үтү бер кеше башына 330 сумга төшә. шунлыктан аларның күбесе тикшерү үтүгә ризасызлыкларын да белдерә. Әмма депутатлар фикеренчә, кулларына корал тотып һәм руль артына утыручылар һичшиксез мондый тикшеренүне хәтта ел саен үтәргә тиеш.
Чаллы башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Елена Боенко сүзләренә караганда, ел башыннан шәһәр наркодиспансерында КБК предприятиесеннән - 113, ТЭЦтан - 28, “КамАЗ сәүдә-финанс компаниясе”ннән - 64, Сбербанктан 45 хезмәткәр тикшерү узган.

news_right_1
news_right_2
news_bot