news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда берәү полиция хезмәткәренең кулын тешләгән

Төрекмәнстан гражданинының телефонын алып килүченең "Психик авырулар хастаханәсен"ендә исәптә торганын да беләләр.

(Чаллы, 20 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы").  Чаллыда берәү полиция хезмәткәренең кулын тешләгән. Бу хәл бу кешене полиция бүлегенә машинада алып барганда булган, дип яза җирле басма.

Төрекманстан гражданинының кәрәзле телефонын урлыйлар. Ул башка телефоннан үз номерына шалтыратып карый. Трубканы алган ир-ат аның белән очрашырга чакыра һәм телефонны кайтарып биргән өчен бүләк сорый.

Чит ил кешесе очрашуга полиция хезмәткәрләре белән бергә бара. Аны телефон югалу вакыйгасын ачып бирүне сорап полиция бүлегенә алып бармакчы булалар. Машинага кергәч әлеге адәм хезмәткәргә ташлана һәм кулын тешли.

Соңыннан ачыклана: урлауда шикләнелүчегә кәрәзле телефонны танышы биргән булып чыга. Төрекмәнстан гражданинының телефонын алып килүченең "Психик авырулар хастаханәсен"ендә исәптә торганын да беләләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100