news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда бер кичтә берьюлы ике кеше күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән

29 яшьлек ир-ат һәм 30 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән җан биргән.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Чаллыда бер кичтә берьюлы ике кеше күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән, дип хәбәр итә «Челнинские известия» газетасы.

Бәхетсезлек очракларының беренчесе 7нче комплекстагы торак йортта кичке сигезләр тирәсендә булган. 29 яшьлек ир-ат тәрәзәдән егылып төшкән. Гадәттән тыш хәл булган урынга килгән табиблар зыян күрүчене ашыгыч рәвештә хастаханәгә озаткан. Ир-ат берничә сәгатьтән соң үлгән.

Шул ук кичтә 32нче комплекстагы йортның 17нче кат тәрәзәсеннән 30 яшьлек хатын-кыз егылып төшкән һәм шунда ук җан биргән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot