Чаллыда бер кеше елгада бата башлаган ир-атны коткарган
Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Чаллыда бер кеше елгада бата башлаган ир-атны коткарган. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
«Кичә Элеватор тавы бистәсе янында исерек хәлдәге ир-ат Чаллы елгасында суга бата башлаган. Урынга коткаручылар юл тоткан, әмма 53 яшьлек ир-атны шул тирәдән узып баручы бер кешенең коткаруы ачыкланган», - дип яза басма.
Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.