Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда бер ир-ат төнлә су коенганда батып үлгән
Ир-атның мәете ярдан ун метр ераклыкта 2,5 метр тирәнлектә табылган.
(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда бер ир-ат төнлә су коенганда батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бүген иртәнге дүртләр тирәсендә 112 бердәм номерына Чаллыда «Үзәк» пляжда бер ир-атның батуы турында хәбәр итәләр. Шаһитләр хәбәр иткәнчә, ир-ат су коенырга кергән, ярдан 10 метр ераклыкта йөзеп киткән, ә соңыннан күздән югалган.
Урынга № 6 эзләү-коткару коткаручылары, ашыгыч ярдәм табиблары һәм полиция хезмәткәрләре килгән. Трал ярдәмендә Мәләкәс елгасы акваториясенең 500 квадрат метр мәйданын тикшерәләр. 5:20 сәгатьтә ярдан ун метр ераклыкта, 2,5 метр тирәнлектә ир-атның мәетен табалар.
Һәлак булган ир-атны ярга алып чыгалар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшыралар. Ир-атның шәхесе ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз