news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда бер ир-ат люкка төшкәннән соң прокуратура район территориясен тикшерергә кушкан

Кичә кич 46 яшьлек ир-ат чокырга төшеп киткән һәм аны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Чаллы шәһәрендә 46 яшьлек ир-ат канализация чокырына төшеп киткәннән соң, прокуратура башкарма комитетка район территориясен тикшерергә йөкләгән. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Чаллы прокуратурасы массакүләм мәгълүмат чараларында ир-атның канализация чокырына төшүе турындагы хәбәрне тикшергән.

«Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура Чаллы муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Комсомольск районы хакимияте башлыгы исеменә ведомство карамагындагы территорияләрне тикшерү оештыру тәкъдиме белән хат юллаган. Алар халык өчен куркыныч тудыручы ачык канализация чокырларын ачыклау өчен тикшерү үткәрергә тиеш», – диде Руслан Галиев.

Тикшерү барышында түбәндәгеләр ачыкланган: 46 яшьлек ир-ат эштән өенә кайтып барган. Җыелган суны урап узу өчен газон буенча барган һәм ябылып бетмәгән чокырны күрмичә төшеп киткән. Чокырның кырыена тотынып калган ир-ат үзе чыга алган. Аннары люкның капкачын япкан да өенә кайтып киткән. Соңрак ир-атның хәле начарланган һәм ул ашыгыч ярдәм чакырган.

Зыян күргән ир-атны шәһәрнең 5 нче хастаханәсенә озатканнар. Ир-атның бөерләре зыян килгән. Хәзер ул реанимациядә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100