news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда бер ир-ат кибет киштәләрен җимергән

Ир-ат кибеткә килүчеләргә качарга тәкъдим иткән һәм барысы өчен дә түләячәген әйткән

Чаллыда бер ир-ат кибет киштәләрен җимергән
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Чаллыда үз аңында булмаган ир-атның «Пятерочка» гипермаркетында киштәләрне җимерүен видеога төшергәннәр. Видеоролик социаль челтәрләрдә чыккан.

Видеода ир-атның киштәләрне җимерүе күренә. Шул ук вакытта ул кибеткә килүчеләргә качарга тәкъдим итә һәм барысы өчен дә түләячәген әйтә.

Чаллы кешесен бу адымга барырга нәрсә мәҗбүр иткән һәм аны нинди җәза көтүе әлегә билгеле түгел.

news_right_1
news_right_2
news_bot