news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда бер иномарка икенчесе өстенә "менеп" тукталган

Юл-транспорт һәлакәте 30 комплекс тирәсендәге җәмәгать транспорты тукталышында булган.

Чаллыда бер иномарка икенчесе өстенә "менеп" тукталган
соцсети

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда бер чит ил машинасы икенчесе өстенә "парковка" ясаган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар вакыйга урыныннан кадрлар белән уртаклашты.

Шаһитлар мәгълүматына караганда, юл-транспорт һәлакәте 30 комплекс тирәсендә җәмәгать транспорты тукталышында булган.

Кадрларда чит ил машинасы шоферының юл читендә калдырылган икенче машина өстенә "менүе" күренә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot